Ноябрь аенда 98 яшен тутырачак тыл һәм хезмәт ветераны Назимә апа Бәдертдинова, сайлауга барам, дип, Казаннан ук ашыга-ашыга кайткан.
Ул анда кызы Фәридә ханым белән оныкларына кунакка барган булган.
Назимә апа авыр сугыш елларын кичерә, әтисенең репрессияләнү газапларын да күрә. Гомер буе май заводында лаборант булып эшли. Бүгенге көндә дә ил-көн хәбәрләре белән кызыксынып тора, газета укый, әйбәт хәтере, ачык зиһене, йөгерек аяклары белән әйләнә-тирәдәгеләрне сокландыра. Сайлауга да ул Сарманның Архангель өлешеннән җәяү килгән һәм җәяүләп кайтып та китте. Әйтүләренчә, ул яшьлегендә Сарманнан Иске Минзәләбашка эшкә дә җәяү йөргән.
– Безне тәрбияләп, пенсия биреп торган хөкүмәткә һәм җитәкчеләргә рәхмәт. Ил-көннәр тыныч булсын, сугышлар булмасын! – дип тели ул.
Нет комментариев