Сайлауларда районыбыз яшьләре дә актив катнашалар. Аннан Сарман авылында яшәүче Динар Миңнегалиев та читтә калмады.
– Әлбәттә, һәр кеше яхшыга өметләнә. Минем дә гаиләм, балаларым бар, шуңа күрә үзебез сайлаган депутатлардан күп нәрсә көтәм. Дөньялар имин булсын, балаларым тыныч һәм мул тормышта яшәсеннәр иде, дип телим. Депутатлар моның өчен тырышып эшләрләр, дип ышанам, – диде ул.

Нет комментариев