Алдан хәбәр итүебезчә, 18,19, 20 сентябрь көннәрендә, Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында катнашып, автомобиль яки айфон 17 телефоны оту мөмкинлеге бар.
Өч көн дәвамында 3 автомобиль һәм 33 телефон уйнатыла. Саллы бүләкләрнең берсенә безнең райондашларыбыз да ия булачак.
Сарман авылында яшәүче Флер һәм Кадрия Әхмәтшиннарга бәхет елмайды бүген - алар яңа, заманча телефонлы булачаклар.
- Без һәрвакыт Сарман урта мәктәбендә урнашкан 2530 санлы сайлау участогында сайлыйбыз. Мондый мөһим чараны бервакытта да калдырганыбыз юк. Сайлагач, комиссия членнары беләзек бирделәр һәм фотога төшәргә тәкъдим иттеләр. Мин әле, шаяртып: "Без машина отарга килдек", -дидем. Аллаһ Тәгаләнең теләп торган чагына туры килгәндер, машина булмаса да, телефон отканмын икән. Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иткәч, тиз генә ышанмадык әле, мошенниклардыр, дип уйладык. Үзебез кунакта әле, шуңа ныклап уйларга, төшенергә вакыт та булмады. Мондый телефон белән кулланганым юк иде әле, өйрәнәсе булыр инде, - дип уртаклашты беренче хис-кичерешләре белән гаилә башлыгы.
Даими абунәчеләребез, "Милләтем бизәкләре" милли проектының беренче герое Флер Әхмәтшин һәм аның гаиләсе өчен без аеруча сөендек. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев