Сайлауларда катнашу буенча махсус хәрби операция ветераннары аеруча аерылып тордылар.
Яраланып демобилизацияләнгәннәр дә, кыска сроклы ялга кайтучылар да үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр – сайлауларда актив катнаштылар.
Чираттагы ветераныбыз – Марс Газизуллин. Ул мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә, соңыннан аны штурмовиклар сафына билгелиләр. Бүгенге көндә ул туган якларында гомер кичерә.
– Сайлаулардан читтә калырга һич кенә дә ярамый. Анда катнашу – илебезнең иминлеге, тынычлыгы өчен дә тавыш бирү, – ди ул.
Марс район үзәгендә Сарман гиманазиясе зданиесендә урнашкан 2532 нче сайлау участогында тавыш бирде. «Участок хезмәткәрләреннән күчтәнәч алу да күңелле булды», – ди ул, ярымшаяртып.
Нет комментариев