Сарман егете Риналь Фатихов өчен бүгенге көн – икеләтә истәлекле. Аңа бүген 18 яшь тулды һәм ул беренче тапкыр сайлауларда катнашты.
Аны истәлекле бәйрәме белән Сарман урта мәктәбе зданиесендә урнашкан 2530 нчы сайлау участогы рәисе Ландыш Латыйпова тәбрикләде, күчтәнәч тапшырып, Ринальгә киләчәк тормышында уңышлар теләде.
Риналь Сарман урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган, волейбол, футбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнгән. Ә бүгенге көндә ул – Казан энергетика университетының беренче курс студенты, инженер булырга әзерләнә.
– Әйбәт кенә укып чыгарга, алган һөнәрем буенча эшләргә, исән-сау яшәргә насыйп булсын. Без сайлаган депутатлар ышанычыбызны акласыннар иде. Шулай ук илебезгә тынычлык телим, – диде ул.
Нет комментариев