Саба районыннан Әлфинур апа күптән Сарман кызына әверелгән
Гомер дигәнең – ачысы да, төчесе дә булган зур юл ул. Аның һәр тамчысында шатлык та, кайгы да, сагыш та, өмет тә яшеренгән. Сарманда яшәүче Әлфинур Камали кызы Кәлимуллинаның тормыш юлы да, сугыш чоры балаларыныкы кебек, сынауларга тулы. Ләкин ул һәр авырлыкка сабырлык, түземлек һәм яшәүгә омтылыш белән җавап бирә. 90 яшькә җитүе дә – зур бер хикмәт. Аның сере ачкычын ул үзе генә белә: “Тормышны яратырга кирәк”, – ди.