Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сайлауларда тормыш иптәше Радик Язкар улы белән бергә катнашты.
Алар яшәгән урам Сарман урта мәктәбендә урнашкан 2530 санлы сайлау участогына туры килә. Бу мәктәп гаилә өчен аеруча якын, чөнки икесе дә биредә белем алдылар, кызларын да шушы мәктәп олы тормыш юлына әзерләде. Индира Рәис кызының әнисе – районыбызның хөрмәтле мөгаллиме, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Мөслимә Зәки кызы Минибаеваның да хезмәт еллары Сарман урта мәктәбе белән бәйле.
- Сайлауларга һәрвакыт киләбез, үз тавышыбызны бирәбез. Авырлыкларны җиңеп, елмаеп яшик, - диде гаилә башлыгы.
Нет комментариев