Җәлилдә сайлаучыларны оркестр каршы алды
Җәмгыять

Җәлилдә сайлаучыларны оркестр каршы алды

Җәлил поселогының мәдәният сараенда урнашкан 2535 санлы сайлау участогында сайлаучыларны, гадәттәгечә, җырлы-моңлы оркестр белән каршы алалар.

- Өченче көн Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. Халык гражданлык бурычын үтәргә актив килә. Өч көн дәвамында һава торышы да бик яхшы булды, кояшлы тора. Җәлиллеләрнең кәефен, мөгаен, бу да күтәрәдер, чөнки яңгырлы булса, урамга да чыгасылары килмәс иде. Килеп, күрешеп, аралашып китәләр, күптән күрешмәгәннәр белән очрашалар. Шундый күңелле бит, - диде сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шәймөхәммәтова.

Видео

Видео 


Нет комментариев