Карашайда сайлау участогында туган көннәрне дә бәйрәм иттеләр
Җәмгыять

Карашайда сайлау участогында туган көннәрне дә бәйрәм иттеләр

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар көннәре кайбер райондашларыбызга икеләтә шатлык алып килде.

Аларны гаиләләрендә якыннары тәбрикләсә, сайлау участокларында да хөрмәтләделәр. 

Карашай Саклау авыл җирлегендә гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне җырлап, курайда уйнап, уен-көлке белән котладылар.  

- Авылларда уңган, тырыш халык яши. Эшли дә, ял да итә беләләр. Сайлауларда да бердәм катнашалар. Җирлектә узган башка чараларда да халык актив, - диде җирлек башлыгы Вероника Хөсниева.


Нет комментариев