Иске Кәшер авылында яшәүче «Ана даны» медале иясе, 102 яшьлек Нәфисә Нәбиулла кызы Насыйбуллина быел да сайлау участогына үзе барды.
Аның зиһене, акылы, СөбханАллаһ, мондый мөһим вакыйгаларны аңларлык әле. Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары турында ул телевизордан, радиодан ишетеп тә белә.
— Аяк-кулларым йөреп торганда, сайлау участогына үзем барам, дип, машинага кереп утырды, — диләр якыннары.
Улы Салават белән килгәнне килене Гөлфирә сайлау участогында көтеп торган, чөнки ул сайлау комиссиясендә эшли.
Сайлау комиссиясе рәисе Альберт Әхмәтшин Нәфисә апага саулык, киләчәктә дә исән-имин булуын теләгән.
Нет комментариев