Зур Нөркәй авылының «Зөбәрҗәт» халык фольклор ансамбле сайлауларны җырлап-биеп, уйнап-көлеп үткәрде.
Алар, шушы авылда урнашкан 2514 нче сайлау участогына милли киемнәрдән килеп, халкыбыз уеннарын, аның моңлы җырларын искә төшерделәр, үзләренең генә түгел, сайлаучыларның да күңелләрен күтәрделәр. Бердәм булып, тавыш бирделәр һәм авылдашларын да әлеге мөһим чарадан читтә калмаска чакырдылар.
Нет комментариев