САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар

Сарман гимназиясенең 4а сыйныфы укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар.

Бүгенге көндә кибеткә керсәң ипинең ниндие генә юк- агы,карасы, тәмләткечләр кушылганы һәм башка бик күп төрләре киштәләрне тутырып торалар.
Ә менә элек,комбайн,трактор,элеваторлар һәм бүгенге көндә эшне җиңеләйтүче башка мөмкинлекләр булмаган чорда ничек булды икән? Басудан өстәлгә кадәр хуш исле ипи нинди юл үткән? Боларның барсын да укучы балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда күреп кенә түгел, ә үз куллары белән чабагач, ярма ташы, иләк, җилпүчне тотып эшләп карадылар.
Ярма ташын бик озак тәгәрәтеп, бер генә уч бодай вакланганын күреп: "Ничек яшәделәр микән элек",- дип узара пышылдаштылар.
Чыннан да,икмәк өстәлебез яме, иң кадерле ризыгыбыз икәнен һәрвакыт истә тотсак иде.
Чарабызның ахрында музеебызга килгән кечкенә кунаклар ипи белән сыйландылар. Никадәр көч кергәнен үз күзләре белән күргәч: "Тәмле,име",- дип, бер бөртеген дә коймаска тырыштылар.
Тататарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара, балалар өчен, икмәк кадеренең тирән мәгънәсенә төшенү булгандыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев