Дүшәмбе, 24 августта, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы сакланачак.
«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр явуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр, урыны белән 15–20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус (көнбатышта +19°C кадәр), көндез +23..+28°C кадәр җылытачак.

Сарман районы өчен һава торышы:
- Температура: көндез термометр баганалары +24..+27°C күрсәтәчәк.
- Явым-төшемнәр: көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
- Җил: көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр, һава торышы начарайганда тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Нет комментариев