Югары тизлек һәм зур мөмкинлекләр заманында яшибез. Ашыгабыз, чабабыз, йөгерәбез. Көн саен без йөзләгән транспорт чарасы белән очрашабыз. Соңга калудан куркып, машинага утырабыз, велосипедта, мопедта я башкасында җилдерәбез
Алар безгә эшкә, укуга, төрле чараларга барып җитәргә ярдәм итәләр. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, алар күңелсез фаҗигаләргә сәбәпче дә була алалар. Кечкенә генә игътибарсызлык, тизлекне тиешле нормадан арттыру да гомерләрне өзәргә, язмышларны сындырырга мөмкин.
Юл иминлеге — һәр машина йөртүченең, җәяүленең, пассажирның гомуми җаваплылыгы. Юлда ничек йөрергә кирәклеге хакында кечкенә чакта ук өйрәтелсә, аның нәтиҗәсе күпкә яхшырак буладыр.
Узган атнада Сарманда узган “Буыннар старты" бәйгесе әнә шул максатны күздә тотты. Ул юл иминлеге старты булды, хәрәкәттә иң беренче урында һәрвакыт саклык, тәртип һәм бер-береңә хөрмәт торырга тиешлеген аңлатты.
Чара “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе бүлекчәсе, ЮХИДИ һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә ДОСААФ базасында оештырылды. Анда өч гаилә командасы катнашты. Сарманнан Сәетшиннар-Кузьминнар, Әхмәдуллиннар-Андриановлар һәм Кәүҗияктән Гәрәевлар-Нуретдиновлар ярыштылар. Аның төп үзенчәлеге шунда ки, бәйге өч буын: бабай-әби, әти-әни һәм балаларны очраштырды.
Бәйге теоретик турнирдан башланды. Гаиләләр иң элек юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң барысы да Даулы болын территориясендәге полигонга күченеп, катнашучылар практик осталыкларын күрсәттеләр. Балалар велосипедта йөрү буенча маневрлар үтәсә, олылар автомобильдә төрле күнегүләр башкардылар. Бу юл йөрүчеләрнең реаль хәрәкәттә дөрес карар кылу сәләтен үстерүгә ярдәм итте.
Кызыклы көрәш нәтиҗәсендә Әхмәдуллиннар-Андриановлар гаиләсе бәйгенең абсолют җиңүчесе исеменә лаек булды. Алар барлыгы 133 балл җыйдылар. Әниләре Эльвира Әхмәдуллина районда хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында узган бәйгедә дә җиңүче калган иде. Ул юлда йөрү кагыйдәләрен улы Диазга да ныклап өйрәтә. Хәзер җиңүчеләр район данын зона ярышларында яклаячаклар.

128 балл җыйган Сәетшиннар-Кузьминнар икенче урынга лаек булдылар. Гаиләдә әби буларак чыгыш ясаган Венера Сәетшинаның хоббилары бик күп. Ул бакчачылык белән шөгыльләнә, пешеренүгә оста. Шулар арасында тагын берсе бар — машина йөртү.
- 18 яшемдә “права” алган идем. Шуннан бирле 38 ел машина йөртәм. Машинам — төп ярдәмчем. Ул бөтен гозерләремне үти, барасы җиремә алып бара, алып кайта, Аллаһка шөкер. Руль артында йөрү миңа ләззәт бирә. Хәтта бераз кәеф төшсә дә, машинама утырып, су буена, болынга, урманга барып, тынычланып, табигатьтән илһам алып кайтам, - диде Венера Соппух кызы.

Өченче урынны алган Гәрәевлар-Нуретдиновлар гомуми 81 балл җыйдылар. Гаилә башлыгы Марат Гәрәев 2023 елның май аенда, хәрби килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.
- Сарман икмәк комбинатында эшләп чыккан идем. Илгә куркыныч янаганда, читтә кала алмадым. Башта Севастопольгә җибәрделәр, аннан Авдеевкада булдык. 2025 елның сентябрь аенда Малиновка тирәсендә безнең батальон штурмга эләкте. Шунда мин каты яраландым: бер як кулыма зыян килде. 2,5 ай госпитальдә ятарга туры килде. Ике тапкыр операция ясадылар. Узган елның ноябрь аенда өйгә кайттым. Хәзер инде икенче төрле яшәргә — сул кул белән ашарга, калак тотарга, язарга өйрәнәм. Реабилитациягә барырга әзерләнәм. Тумышым белән — Минзәлә шәһәреннән мин. Гаиләбез Сарманга күченеп килде. Кәүҗияк кызы Гөлназ белән танышып, гаилә кордык. Ул пешекче булып эшли. Бүгенге көндә авылда гомер итәбез. Бер кыз һәм ике малай тәрбиялибез. Тормышка карашны да үзгәртте авырлыклар. Гомер бер генә килә, аның кадерен белергә кирәк, - диде ул.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Радик Сәлимов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФ рәисе Илдус Мәүләвиев һәм мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина тәбрикләделәр. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм грамота тапшырылды.
- Районда мондый чараларны дәвам иттерү планлаштырыла, чөнки аның әһәмияте зур. Беренчедән, ул гаиләдә юл иминлеге мәдәниятен формалаштыра — әти-әниләр балаларга үз үрнәкләрендә юлда ничек дөрес йөрергә икәнлеген күрсәтәләр. Икенчедән, теоретик белемнәрне практика белән ныгыту реаль юл ситуацияләрендә ышанычлылыкны арттыра. Өченчедән, мондый төр бәйгеләр балаларны иртә яшьтән үк юлда йөрү кагыйдәләренә җаваплы карарга өйрәтәләр. Ә өч буынның бергә чыгыш ясавы традицияләрнең дәвамчанлыгы, буыннар арасындагы мөнәсәбәтне, аңлашуны ныгыту чарасы булып тора, - диде Алсу Разин кызы.

“Буыннар старты” бәйгесе — юл иминлеген пропагандалауның нәтиҗәле формасы, ул белем бирүне гаилә кыйммәтләре белән берләштерә.
Нет комментариев