Рангазарда «Халкым җәүһәрләре» фольклор фестиваль-бәйгесе узды
Мәдәният

Рангазарда «Халкым җәүһәрләре» фольклор фестиваль-бәйгесе узды

23 ноябрь көнне Рангазар авылы мәдәният йортында «Халкым җәүһәрләре» исемле фольклор фестиваль-бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә Рантамак, Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Ләшәү-Тамак, Түбән Ләшәү, Александровка, Иске Әлмәт һәм Кәүҗияк авыллары вәкилләре катнашты. Катнашучылар милли гореф-гадәтләрне чагылдырган эчтәлекле театраль һәм музыкаль күренешләрне — «Каз каурые», «Самовар янында» һәм «Кич утыру»ны сәхнәләштерделәр.

Кичә дәвамында «Әүлия моңнары» гармунчыларының дәртле моңнары яңгырады. Чара җыр-биюләргә, табышмак һәм мәкальләргә, шулай ук юморга бай матур бәйрәм киче буларак истә калды.

Үзешчән артистларга алда да зур иҗади уңышлар телибез!


Нет комментариев