Район Советында узган икеайлык үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә иң элек сүз Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәриповага бирелде.
Ул районның торак пунктларын чистарту буенча уздырылган санитар-экологик өмәләр, территорияләрне чистарту, буяу, аларда оешма-предприятиеләрнең активлык дәрәҗәсе хакында сөйләде. Шул ук мәсьәләләрне үз чыгышында Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов та күтәрде. 2024 елга Татарстан Республикасында төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирү үткәрелүе турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов чыгыш ясады.
Нет комментариев