Татарстанда 2027 елга яңа яшәү минимумы расланды
Җәмгыять

Татарстанда 2027 елга яңа яшәү минимумы расланды

Татарстан Хөкүмәте 2027 елга республикада яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. 2026 ел белән чагыштырганда, яңа күрсәткеч уртача 1 095 сумга артып, җан башына 17 193 сум тәшкил итәчәк.

Халыкның төрле категорияләре өчен сумма түбәндәгечә билгеләнде: * эшкә яраклы халык өчен — 18 740 сум; * балалар өчен — 16 677 сум; * пенсионерлар өчен — 14 786 сум. Ел саен раслана торган әлеге күрсәткеч гражданнарның мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләүдә, шулай ук социаль ярдәм чаралары һәм төрле түләүләр күләмен исәпләүдә кулланыла.


Нет комментариев