Алты очрак Алабуга һәм Әгерҗе шәһәрләрендә теркәлгән. Фатир хуҗалары газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзегән булсалар да, белгечләргә торакка керергә мөмкинлек бирмәгән. Алар планлаштырылган тикшерүләр һәм белгечләрне кертмәү турында төзелгән актларны карау хакындагы хәбәрләргә дә җавап бирмәгән. Нәтиҗәдә, һәркайсына 5 мең сум штраф салынган.
Тагын бер очрак Чаллыда булган. Биредә фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан. Аңа да 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
ТР Дәүләт торак инспекциясендә аңлатуларынча, газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтмәү җитди куркыныч тудыра. Тикшерелмәгән су җылыткычлар, казаннар һәм газ плитәләре газ чыгып агулануга яки шартлауга китерергә мөмкин. Мондый хәл аерым фатирда яшәүчеләргә генә түгел, ә бөтен йортка да куркыныч яный.
Шуңа күрә һәр фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә һәм белгечләрне планлы тикшерү өчен фатирга кертергә тиеш.
Татарстанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче белгечләрне фатирларына кертмәгән җиде кешегә административ штраф билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» МА Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Нет комментариев