Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе XXXV Конференциясен үткәрде. Аны бүлекчә Секретаре – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча партия эшчәнлеге турында Сарман җирле бүлекчәсенең башкаручы секретаре Айназ Сафина чыгыш ясады. Аннан партиянең Контроль комиссиясе рәисе Гөлшат Салиховага сүз бирелде.
3-4 сораулар буенча сайлаулар узды. Бу мәсьәлә буенча партиянең фракция җитәкчесе – район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Сайлаулар делегатлар тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды. Сарман җирле бүлекчәсе Секретаре вазифаларын алдагы срокта да район башлыгы Фәрит Хөснуллин башкарачак. Яңа Политсовет членнары да тәкъдим ителделәр. Контроль комиссиясе дә яңа составта эшләячәк.
Фәрит Мөнәвир улы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Конференциясенә дә делегат итеп сайланды.
Соңыннан берничә райондашыбызны партия сафларына кабул итү тантанасы булды.
Нет комментариев