Юл хәрәкәте иминлегенең «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Казан дәүләт мәдәният институтында татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйгегә гаризалар 1 мартта кабул ителә башлаган. Быел Татарстанның 27 районыннан 152 эш килгән. Бәйгедә 16 дан 35 яшькә кадәрге иҗатчылар катнашкан.