Һава торышы

Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6-7 градуска югарырак булачак

Татарстанда ноябрь ахырына кадәр җылы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак.

Якын көннәрдә термометр баганалары күпьеллык климат нормасыннан 6-7 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән яза.

Республикадагы һава торышын атлантик циклон билгели. Хәзер төбәктә яңгырлар, кайбер урыннарда кар һәм җепшек кар ява, аерым районнарда көчле җил һәм юлларда бозлавык күзәтелә.

 * 20 ноябрь, җомга: Төнлә яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак, көндез явым-төшемнәр азаячак һәм аерым районнарда гына явачак. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -1...+2 градус, көндез +1...+5 градус булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 * 21 ноябрь, шимбә: Болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән яңгыр яварга ихтимал. Төнлә +1...+4 градус, көндез +3...+6 градус җылы булачак.

 * 22 ноябрь, якшәмбе: Яңгырлар дәвам итәчәк. Көндез көньяк җиленең тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +1...+4 градус, көндез +3...+7 градус булачак.

 * 23 һәм 24 ноябрь (дүшәмбе һәм сишәмбе): Атна башында урыны белән катнаш явым-төшемнәр һәм җылы һава торышы сакланачак. Көндез температура 0 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.


Нет комментариев