Бүген, 20 ноябрьдә, республикада болытлы, дымлы һәм гадәттәгедән җылырак һава торышы урнашачак.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында яңгырлар яварга мөмкин, ә җилнең тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер юл участокларында бозлавык хасил булу ихтималы да бар.
Төнлә һава температурасы -1…+2 градус тирәсендә булса, көндез Татарстанда термометр баганалары +1…+5 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Нет комментариев