Районда яшь педагоглар һәм аларның остазлары очрашты
Җәмгыять

Районда яшь педагоглар һәм аларның остазлары очрашты

Мәктәп — ул белем һәм тәрбия бирү, шәхес формалаштыру урыны. Бала күңеленә игелек орлыклары чәчә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне яшь буын тәрбияләүгә юнәлдерә, күңел җылыңны тигез өләшә алсаң гына, чын укытучы була аласың. Ул баланың киләчәгенә нигез сала, аны тормышның төрле өлкәләренә әзерли. Шуңа күрә монда мәктәпнең дә, укытучыларның да роле бик зур.

Сарман урта мәктәбендә оештырылган яшь педагогларның муниципаль слеты бүгенге заман шартларында укытучы хезмәтенең әһәмиятенә багышланды. Аңа остазлар да чакырулы иде.

Чарада катнашучыларны иң элек мәктәп директоры Лилия Газимова сәламләде. “Хөрмәтле яшь педагоглар! Беренче эшли башлаган мәктәп күңелгә аеруча якын була. Ул мәңге сезнең йөрәкләрдә калачак. Әгәр дә сезне матур һәм җылы итеп каршы алалар икән, хезмәт урыныгызны тагын да яратачаксыз. Сез мәктәпләргә яңа сулыш алып керәсез. Аның киләчәге — сезнең кулларда. Без сезне бик теләп кабул итәбез. Барыгызга да уңышлар телим”, - диде ул.

Мәктәп — ул серле дөнья. Аның серләре эшегезне, балаларны яратуда, ата-аналар белән уртак тел таба белүдә яшеренгән. Бу һөнәрне сайлавыгызга рәхмәт. Аңа тугры булып калыгыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова.

Бүгенге көндә районда биш елга кадәр педагогик стажы булган 28 укытучы исәпләнә. Быел исә ике яшь педагог эшкә кайткан. 

Бу — бик аз. Мәгариф министрлыклары, район җитәкчелеге тарафыннан игътибар зур. Төрле программалар, грантлар, Хөкүмәт бүләкләре укытучы абруен күтәрүгә юнәлтелгән, бары тик шулардан файдалана белү генә кирәк. Районда өч елга эшләп калган яшь укытучыларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин 150 мең сум грант бирә. Остазларыбыз тәҗрибәле, мәктәпләрдә барлык шартлар тудырылган. Үзегезне күрсәтергә, бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлекләр күп. Гади дәрес бирүче генә түгел, ә иҗат белән шөгыльләнүчеләр булыгыз, янып, дәртләнеп, яратып эшләгез! — диде район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов та педагогик хезмәт юлын сайлаган яшьләргә укытучылык эшенең ни дәрәҗәдә абруйлы булуын әйтте, уңышлар теләде.

 

Аннан 1, 2 һәм 3 ел эшләгән яшь педагоглар белән таныштыру булды. Җәлил гимназиясенә тарих, инглиз теле фәннәреннән укытырга килгән Диләрә Таҗиева белән Ләшәү Тамак мәктәбе директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе, рәсем, музыка һәм хезмәт дәресләре укытучысы Диана Булатова өчен, уку елы башланып, нибары 2,5 ай вакыт үткән. 

Мин Оренбург өлкәсеннән килдем. Январь аенда хезмәт юлымны Сарман гимназиясендә педагог-психолог булып башлаган идем, яңа уку елыннан Ләшәү Тамак мәктәбендә эшлим. Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегемне биредә башлавыма мин бик шат, - диде Диана.  

Районда остазлар Советы эшли. Аны мәгариф бүлеге методисты Римма Хафизова җитәкли. Ул яшь педагогларга истәлек бүләкләре тапшырды. Аннан остазлар — Сарман урта мәктәбе укытучысы Эльмира Шакирова белән Җәлил беренче санлы урта мәктәбе мөгаллимәсе Флүзә Шәйхетдинова “Киртәле йөгерү” дип исемләнгән эшлекле уен оештырдылар. Яшьләр тапкырлыкта, өлгерлектә, логик фикерләүдә үз мөмкинлекләрен сынап карадылар. Аларга 4 минут эчендә чишү өчен 20 бирем тәкъдим ителде. Соңыннан остазлар бу сорауларның әһәмиятен, ни өчен кирәклеген аңлаттылар. 

Җәлил гимназиясе укытучысы Роза Заһидуллина хезмәт көнен ничек төзү буенча киңәшләрен бирде. Сарман гимназиясе укытучысы Рузилә Таҗетдинова башкаларга шатлык өләшү һәм бәхетле булу серләрен чиште: психологик тренинг үткәрде. 

Әйе, заман таләбе шундый: кайсы өлкәне генә алсак та, тормыштан, вакыттан артта калырга ярамый. Бүгенге көн бездән тизлек, җыйнаклык һәм алдан күрә белүне таләп итә. Ашыгыч заманда яшибез, эшлибез — һәр минут кадерле, һәр карар үлчәүле булырга тиеш. Артта калмас өчен, яңалыкны кабул итәргә, өйрәнергә, үзгәрергә кирәк. Эшне дөрес оештыру, вакытны сакчыл тоту, җаваплылыкны аңлау — бүгенге көннең төп шартлары шулар. Педагоглар да менә шул хакта сөйләштеләр. Алар “ашыгыч” белән “мөһим”не аера белү кирәклеген ассызыкладылар. 

Соңыннан Римма Галимҗан кызы укытучыларга профсоюз оешмасына керү өстенлекләре турында сөйләде. Слетны Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы — яшь педагоглар остазы Эльмира Рамазанова алып барды. 

Мәктәп яшь педагог өчен ике төрле мәгънәгә ия: бер яктан, ул — һөнәри осталыкны камилләштерү мәйданы, икенче яктан, шәхес буларак үсү һәм үз урыныңны табу урыны. Дәресләр үткәрү, укучылар белән аралашу, сыйныф җитәкчелеге кебек эш төрләре аша ул үз педагогик осталыгын формалаштыра. Биредә хаталар да, алардан алынган дәресләр дә — һөнәри үсешнең табигый өлеше.

Яшь педагог өчен тәҗрибәле остаз янында эшләү бик кыйммәтле. Остаз дәресләрне ничек оештырырга, укучылар белән ничек аралашырга, кыенлыкларны ничек җиңәргә икәнен күрсәтә. Слетта әйтелгәнчә, остазларның ярдәме яшь укытучының һөнәри үсешендә һәм мәктәп тормышына тизрәк кереп китүендә зур роль уйный.

Мәктәп яшь педагогка җаваплылык йөкли: аңа укучыларның белеме, куркынычсызлыгы һәм тәрбиясе ышанып тапшырыла. Бу аны үз эшенә җитди карарга, үз-үзенә таләпчән булырга өйрәтә. Балаларның уңышларын күрү, аларның үсешенә ярдәм итү яшь педагогка үз эшенең мәгънәсен аңларга һәм һөнәренә мәхәббәт уятырга ярдәм итә. Остаз белән яшь педагог арасындагы бәйләнеш — ул гади “өйрәтүче-өйрәнүче” мөнәсәбәте генә түгел, ә үзара ышанычка, хезмәттәшлеккә һәм һөнәри дуслыкка нигезләнгән мөнәсәбәт. 

Мәктәп — көндәлек хезмәт таләп итә торган кызыклы да, мавыктыргыч та, һәркемнең хәтерендә, күңелендә кала торган уку йорты. Моңа кадәр укучы буларак, ә хәзер инде укытучы ролендә мәктәпкә кайткан яшь белгечләр өчен ул яңа мөмкинлекләр ача. Укыту, шул ук вакытта иҗат мәйданчыгы да булган мәктәп тормышы үзенә бер җәлеп итсә, күпләр өчен бу мәңгелеккә булырга мөмкин.

 

Альбина Сабирова


Нет комментариев