«Кызлар-әниләр»дә райондашларыбыз да катнашалар
Мәгариф

«Кызлар-әниләр»дә райондашларыбыз да катнашалар

Быел, 2026 ел – Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү елы уңаеннан, республикада мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия учреждениеләре педагоглары өчен «Кызлар-әниләр» дигән исем астында гаилә проекты гамәлгә ашырыла. Аны Гомумроссия мәгариф Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы ярдәме белән территориаль профсоюз оешмалары оештырды.

Проектта балалар бакчаларында тәрбияче булып хезмәт куючы әниле-кызлы, әби белән онык кебек гаилә парлары катнаша ала. Безнең районнан анда Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияче вазифаларын башкаручы Эльза  Гыйльметдинова һәм аның кызы – Чаллы шәһәренең 82-нче санлы «Көнбагышкай» балалар бачасында тәрбияче-логопед булып эшләүче Наилә Гыйльметдинова катнашалар. Алар проект кысаларында уздырылган берничә чарада катнашырга өлгерделәр инде, ә бүген – 18 ноябрь көнне «Сандугач» балалар бакчасында үткәрелгән мастер-класста һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова һәм Гомумроссия мәгариф Профсоюзының территориаль оешмасы рәисе Римма Хафизова катнашындагы «Эшлекле иртәнге аш»та булдылар. Гөлназ Тәлгать кызы проектта катнашучыларның эшчәнлекләре белән кызыксынды, уңышлар теләде. Эльза белән Наилә Гыйльметдиновалар шушы ук көнне проект кысаларында бер-берсенә юллама да яздылар.

Чарага старт август аенда бирелде һәм аңа нәтиҗә ел ахырында Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү елын йомгаклау чарасында ясалачак.


Нет комментариев