"Онытылмаслык мизгел". Сарманнан Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова
Конкурслар һәм акцияләр

"Онытылмаслык мизгел". Сарманнан Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова

Дуслар! Безнең "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбыз дәвам итә. Безнең чираттагы катнашучыларыбыз - Сарманның "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова. - Һәрбер кешенең үзенең яраткан бәйрәме була, ул аны шатланып көтеп ала. Шундый бәйрәмнәрнең берсе ул- туган көн. Туган көн ул - бик тә күңелле бәйрәм, чөнки...

Дуслар! Безнең "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбыз дәвам итә. Безнең чираттагы катнашучыларыбыз - Сарманның "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова.

- Һәрбер кешенең үзенең яраткан бәйрәме була, ул аны шатланып көтеп ала. Шундый бәйрәмнәрнең берсе ул- туган көн. Туган көн ул - бик тә күңелле бәйрәм, чөнки барсы да сиңа бүләкләр бирә, котлый. Бигрәк тә балалар күңелендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы туа.

Безнең "Лилия" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеменә йөрүче, тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшларыбыз белән үткәргән бу бәйрәм аларның күңелендә якты эз калдырырлык, озак вакытлар буенча күңелдә сакланырлык итеп оештырыла. Онытылмаслык мизгел калдыра! - дип, язып җибәрделәр безгә алар.


Нет комментариев