Ләшәү Тамакта узган бер чарада райондашыбыз Диләрә Големова энесе язган җырларны башкарды. Авторның үзеннән аның иҗат юлы белән кызыксындым.
- Сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле.
- Минем исемем Нияз була, Иске Минзәләбаш авылында туганмын. Мине, аралыкта дөньяга килгән, дип сөйлиләр, кызганыч, хәтерләмим, бик кечкенә идем (ред. - көлә). Авыл балалар бакчасына йөргәннән соң, беренче сыйныфка Җәлил мәктәбенә кердем, чөнки гаиләбез поселокка күченде. Сигезенчегә кадәр шунда белем алдым, аннан Сарман һөнәр училищесында укыдым. Өч ел Полярный шәһәрендә хәрби-диңгез флоты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайттым. Берничә ел махсуслаштырылган технологик транспорт идарәсендә эшләдем, 20 елдан артык инде Әлмәт шәһәрендә поликлиникада хезмәт куям, берничә төрле белгечлеккә ия. Гаиләле, тормыш иптәшем Гөлшат белән бер ул һәм кыз тәрбиялибез, оныгыбыз үсеп килә. Балаларыбызда да музыкаль сәләт бар, дөрес, әлегә артык мавыкмыйлар.

- Сәнгатькә ничек кереп китүегез дә кызыксындыра.
- Әтиебез Тәвис гармунда уйный иде. Без бәләкәйдән Диләрә апам белән концертлар куярга яраттык. Шундый хыялыйлар идек инде. Пластинкадан җырлар тыңлап, кушылып җырлый идек. Апам миннән хәзер дә көлеп йөри. “Сөйләшә дә белми идең, ә үзең: “Я иглаю на марошке”, - дип җырлый идең”, ди. Минем бернинди дә музыкаль белемем юк. Үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем, синтезаторда көйләр иҗат итәм.
- Беренче шигырегезне, җырыгызны кайчан иҗат иттегез? Ул нәрсә турында иде, хәтерлисезме?
- Әлбәттә, хәтерлим. 18 яшьлек чагымда беренче җырымны яздым. Ул “Хатлар” дип атала. Кечкенә чактан ук мин әз-мәз дүртьюллыклар языштыргалый идем инде. Ә монысы озынрак булды һәм беренче мәхәббәтемә багышланды. Башта шигырьнең ике куплетын яздым, аннан өченчесе дә күңелгә килде. Ул вакытта транспорт идарәсендә эшлим һәм Атлас Заһидуллин җитәкчелегендәге музыкаль төркемгә йөри идем. Ул ике куплет кына аз булганын әйтте. Җырга аранжировка ясап бирде, һәм без чыгышлар белән йөри башладык. Аннан армия сафларына киттем, төркемебез дә таралды. Шулай итеп, озак кына вакыт кулга гитара алырга туры килмәде.
- Ә җыр язу җиңелме? Ул бит шигырь язудан аерыла, дип беләм.
- Җиңелме әллә авырмы икәнен төгәл генә әйтеп булмый. Ул үзеннән-үзе туа. Гитара чиртеп утырганда, күңелгә ятышлы көй килә икән, аның сүзләре дә уйга керә. Апам әйтмешли, алар бер-берсенә бәйләнгән. Кайвакыт ике юлы килә күңелгә, башкаларын рифмага салып булмый. Илһам килсә, берочтан берничә җыр да языла. Аларның санын төгәл әйтә дә алмыйм, дөресен әйткәндә, санаганым юк. Шулай да 60-70 чамасы бар.
- Күбрәк нинди темаларга язасыз? Берәр үзенчәлекле җыр тарихыгыз юкмы?
- Күпчелек әти-әниләр, гаилә, мәхәббәт турында иҗат итәм. Махсус хәрби операциягә багышлап яздым. Бер җырымны Гөлнара Исмаевага җибәргән идем, бик ошаткан, үзем җырлыйм, диде.
- Сәнгать, иҗат Сезнең өчен нәрсә бирә?
- Чын дөресе шунда, иҗат иткәндә, җырлаганда, мин ял итәм. Кайвакыт, үрдәк күлгә чумгандай, хыялларым белән бик тирәнгә кереп китәм, бар дөньямны онытып, җырлап утыра алам. Дөрес, профессиональ язмаларым юк. Аранжировканы да үзем ясыйм, җыр студияләренә барганым юк. Гомумән, үзем, күңелем өчен иҗат итәм, әлбәттә, аны башкалар белән дә бүлешәм. Бәйрәмнәрдә, авылларда концертлар куйгалыйбыз, коллектив өчен дә чыгышлар ясыйм. Тавыш режиссеры буларак та чакыралар. Апам белән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәмгә багышланган хәйрия концертларында да чыгыш ясарга туры килә. Аннан спектакльләр дә куйгалыйбыз.
- Сәләтле кеше һәрьяклап талантлы була ул, гадәттә. Тагын нинди шөгыльләрегез бар?
- Мин табигатьне яратам. Гөмбәгә йөрим, балыкка барам. Хәтта ул капмаса да, елга буенда ял итәргә, озаклап агымга карап утырырга яратам. Илһам да шунда килгәли. Такта эше белән дә шөгыльләнәм. Гомумән, кайсы җайга туры килә, кайсына күңел тартыла, шунысын сайлыйм. Тормыш девизым: “Алга!”, шуңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышам.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алга таба да илһамланып иҗат итегез, янәшә-тирәдәгеләргә җыр-моңнарыгызны бүләк итәргә язсын, уңыш юлдаш булсын.
Сез кайтыгыз, балалар
(җыр)
Дөнья булгач, бар да була,
Дошман ишек шакыса,
Ир-егетләр сафка баса,
Туган илем чакырса.
Кушымта: Зәңгәр күктә офыкларга
Очып үтә торналар.
Исән-саулар кайтыгыз сез
Җиңү белән, аталар (агалар).
Барчабызның йөрәк теле
Тик изгелек теләсен.
Раббым, зинһар, насыйп итмә
Кайгы-хәсрәт күрәсен.
Очрашуның мизгелләрен
Көтеп ала әниләр.
Егет булып җитсәләр дә,
Әни өчен — бәбиләр.
Кушымта: Зәңгәр күктә офыкларга
Очып үтә торналар.
Исән-саулар кайтыгыз сез
Җиңү белән, балалар.
(Сез кайтыгыз, балалар).
Нет комментариев