Иртәгә – 22 август көнне илебез халкы Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан бүген район үзәгендәге Әнвәр Залаков исемендәге паркта тантаналы чара үткәрелде.
– Дәүләт флагы илнең бердәмлеген һәм аның башка дәүләтләрдән бәйсезлеген аңлата. Ул дәүләт символы булып тора. Бу байрак астында безнең егетләребез махсус хәрби операциядә катнашалар, армиядә ант кабул итәләр, спортчылар төрле ярышларда, олимпиадаларда илебез данын яклыйлар. Без хаклы рәвештә Ватаныбыз һәм флагыбыз белән горурланабыз, – диде, тантананы ачып, алып баручы Гүзәлия Зарипова. Бәйрәм белән сарманлыларны район җитәкчелеге тәбрикләде. Билгеле булганча, 1 августтан республикада Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда районыбызның мактаулы хезмәтчәннәре дә кертелде. Алар арасында авыл җирлеге хезмәткәрләре дә бар, һәм бәйрәмдә аларга таныклыклар тапшырылды. Бүгенге тантана 14 яше тулган яшь гражданнарыбыз өчен аеруча истәлекле булды. Аларның берничәсе район җитәкчелеге кулыннан паспортлар алдылар.
– Миңа 14 яшь 1 августта тулды. Бүгеннән – кулыма паспорт алган көннән мин үземне зур кеше – илебезнең тулы хокуклы гражданины итем тоям, – диде Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, «Алдынгылар Хәрәкәте» әгъзасы Гүзәл Хәмидуллина. Тантанада районыбыз кунаклары да катнаштылар.
– Мин Сарманга ял итәргә килдем. Бәйрәм миңа бик ошады – класс! – диде Чаллы егете Ален Новиков.
Патриотик җырлар чарага аерым бер ямь бирде, анда катнашучылар күңелендә горурлык хисләре уятты.
Нет комментариев