Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кура җиләге белән коймак
Сезгә кура җиләге белән коймак рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - 3,6 % сөт - 100 миллилитр; - он - 100 грамм; - ак май - 1 аш калагы; - лимон цедрасы - 1 чәй калагы; - тоз - 1 чеметем; - шикәр - 1 аш калагы; - эре тавык...
Сезгә кура җиләге белән коймак рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- 3,6 % сөт - 100 миллилитр;
- он - 100 грамм;
- ак май - 1 аш калагы;
- лимон цедрасы - 1 чәй калагы;
- тоз - 1 чеметем;
- шикәр - 1 аш калагы;
- эре тавык йомыркасы - 2 данә;
- 20 % каймак - 200 миллилитр.
Сироп өчен:
- кура җиләге - 100 грамм;
- шикәр - 40 грамм.
Йомырка, сөт һәм каймак бүлмә температурасында булырга тиешләр. Ак майны эретәбез һәм бераз суытабыз.
Йомырканы бераз шикәр белән болгатабыз.
Сөт, каймак өстибез һәм яхшылап болгатабыз.
Он, тоз һәм ак май өстибез. Шулай ук яхшылап болгатабыз.
Тастымал белән каплап, 30 минут тотабыз.
Кура җиләге белән шикәрне бераз гына блендерда болгатабыз.
Табаны яхшылап кыздырабыз, бераз үсемлек мае сылыйбыз һәм коймак кыздыра башлыйбыз.
Әзер коймакларны җылы тәлинкәгә салабыз.
Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев