САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил бистәсендә Ватан геройлары көненә багышланган чаралар узды

9 декабрь илебездә Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

8 декабрьдә барлык сыйныфларда "Батырлык" темасына сыйныф сәгатьләре, очрашулар, әңгәмәләр оештырылды. Укучылар алдында  әфган сугышы истәлекләре белән  Миргалимов Х. М., ракета гаскәрләрендә хезмәт итү еллары хатирәләре белән Фәсәхов М. М. уртаклашты. 3 А сыйныфында гаилә альбомнары актардылар, һәр гаиләнең данлы үткәне турында сөйләштеләр.
9 декабрьдә яшьармиячеләр хәрәкәте активистлары бистәдәге  һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар һәм "Хәтер" акциясендә катнашу өчен Александровка авылына кузгалдылар. Биредә Советлар Союзы Герое А. А. Казаков каберенә дә чәчәкләр салынды. Соңыннан районның "Яшьармия" хәрәкәте җитәкчесе Р. К. Талибуллин батыр исемен йөрткән мәктәптә тантаналы линейка үткәрде. Линейкада район военкомы Гасанов Д. Г., әфганчы Миргалимов Х. М. чыгыш ясадылар. Икенче Җәлил мәктәбе егетләре стройда йөрү күнегүләрен күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары бистә музеенда булып, тагын бер кат җәлилчеләр батырлыгына сокландылар  6 нчылар кинотеатрда тын да алмый "Солдатик" фильмын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев