Киләсе озын яллар кайчан һәм ничә көн буласы билгеле
Җәмгыять

Киләсе озын яллар кайчан һәм ничә көн буласы билгеле

Гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре майга күчерелде.

Киләсе озын яллар 1 майдан 5 майга кадәр булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ясаган производство календарендә язылган.

Быел 1 май чәршәмбегә туры килә. 5 һәм 6 гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре 2 һәм 3 майга күчерелде.

Җиңү бәйрәменә дүрт көн рәттән ял була. Пәнҗешәмбе 9 майдан, якшәмбе 12 майга кадәр Татарстан халкы ял итәчәк. 23 февральдә шимбәгә туры килгән ял көнен 10 майга, җомга көнгә күчерделәр. 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев