«Ит белән дус түгелләр» Сарман районында да бар
20 мартта Халыкара итсез көн билгеләп үтелә.
«Син миңа ит, ит бир!». Моннан шактый гына еллар элек Интернет челтәрендә шундый исемдәге видеоязма «йөри» иде, бәлки, аны караганыгыз да булгандыр әле. Тик бу фикер белән барысы да килешеп бетәме икән?
Вегетарианчылар һәм веганнар турында ишеткәнегез бардыр. Аларның уртак сыйфаты – райионда ит кулланмау. Ә Җир шарында халыкның җидедән бер өлеше, ягъни бер миллиардка якын кеше, рационында ит ризыгы бөтенләй кулланмый. Бу бик зур сан инде, шулай бит?
Озын сүзнең кыскасы шул – 20 мартта Халыкара итсез көн билгеләп үтелә. Кибетләр һәм рестораннар ит сатудан баш тарталар, активчылар вегетарианчылыкны, хайваннарга карата кызгану хисен, тирә-юньне саклауны пропагандалаштыралар. Россиядә әлеге датаны беренче тапкыр чагыштырмача күптән түгел – 2012 елда билгеләп уздылар.
Планетабызда бер миллиард халык ит ашамый торган булгач, берсүзсез, андыйлар безнең районда да бар.
Аларның фикере белән танышасыгыз килсә, район газетасының 19 март санын укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев