САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Кәшер хат ташучысы күңелен биреп эшли

Алдан ук хәбәр иткәнебезчә, хәзерге вакытта 2025 елның I яртыеллыгы өчен район газеталары «Сарман» һәм «Новый Сарман»га язылу дәвам итә. Авыллардан кампаниянең барышы турында хәбәрләр дә килеп тора. «Хат ташучыбыз матбугатка яздыруга зур игътибар бирә, безне район газеталарына ташламалы декада вакытында ук яздыра. Быел да шулай булды. Үз эшен тырышып һәм намус белән башкара», – диделәр Иске Кәшер авыл җирлегендә. Без әлеге хат ташучы белән сезне дә таныштырырга булдык.

Иске Кәшер – районда иң күп авылны берләштерүче иң зур җирлекләрнең берсе. Җирлек үзәге үзе дә кечкенә түгел. Дүрт урамның икесе һәркайсы үзләре генә дә ике урамга торырлык. Менә шушы зур-зур урамнарга газета-журналлар һәм башка почта аша килә торган товарларны Венера Аксылмәрданова тарата.

– Халыкның иң яратып укый торган газетасы – «Сарман». Бу яртыеллыкта минем участокта аны 31 хуҗалык алдыра. Киләсе елның I яртыеллыгы өчен 18 кеше язылды. Ташламалы декадада тагын язылачаклар. Гомумән, авылда укырга яратучылар күп. 5-6 төрле газета-журнал алдыручылар бар, – ди ул.

Венера Аксылмәрданова турында күбрәк район газетасының 15 ноябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев