Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләк алдылар
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлек җиңүчеләре бүләк алдылар

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, тынгысыз хезмәт ияләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Чираттагы бишкөнлеккә нәтиҗә ясалып, шикәр чөгендере алуда, төяүдә алдынгы булган механизаторлар, агрономнар бүләкләнде. 

Татлы тамыр казучылар арасында җиңү "Нөркәй" агрофирмасыннан Рамис Латыйповка елмайды. Аның хезмәттәше Руслан Миңнемөхәммәтов бу юлы икенче булды. Әлеге төркемне "Сарман" агрофирмасыннан Фәрхәт Салихов япты. 

Төягечләрдә эшләүчеләр арасында алдынгылык дилбегәсе "Сарман"нан Руслан Әһелтдиновта булды. "Нөркәй"дән Рамил Салихов - икенче, "Җәлил"дән Виталий Борзаков өченче урынны алды. Ул да, урып-җыюда катнашыр өчен, Воронеждан ук килгән. 

Агрономнар арасында "Җәлил" агрофирмасыннан Илфар Закиров - беренче, "Сарман"нан Рамил Маликов - икенче, "Нөркәй"нең баш белгече Илшат Зарипов өченче урын өчен бүләк алдылар.


Нет комментариев