Россиядә пенсионерлар саны 40,5 миллионнан артты
Җәмгыять

Россиядә пенсионерлар саны 40,5 миллионнан артты

2026 елның 1 августына Россиядә пенсионерлар саны 40,5 миллионга җиткән.

 «Татар-информ» МА Россия Социаль фонды мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә системада 40 496 409 пенсионер теркәлгән.

Аларның зур өлеше — 32,09 миллионы — эшләмәүчеләр категориясенә керә. Ә 8,41 миллион граждан рәсми рәвештә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

Бу күрсәткеч узган ай белән чагыштырганда бераз арткан: 2026 елның 1 июленә илдә 40 475 041 пенсионер исәпләнә иде.


Нет комментариев