«Нейрочелтәр безне дә алыштырырмы?» – дип борчыла район халкы
Заманча технологияләр безнең тормышыбызны шактый җиңеләйтәләр. Моңа без күптән күнектек инде, тиешле әйбер сыман кабул итәбез. Автомат йөртүгә көйләнгән автомобильләр, керне юып кына түгел, киптереп тә бирүче махсус машиналар бар. Тузан суырткычның роботлары идәнне юа беләләр, суыткычлар үзләрен-үзләре эретәләр...