Сарман районы коллективлары Казандагы конкурста уңышка иреште
Мәдәният

Сарман районы коллективлары Казандагы конкурста уңышка иреште

Казан шәһәрендә Идел буе халыклары иҗаты республика конкурс-фестивале узды.

Әлеге бәйгедә Сарман районыннан «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы һәм «Нөркәем» вокаль ансамбле актив катнашты.

«Зөбәрҗәт» коллективы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына этнографик композиция тәкъдим итеп, 1 нче урынны яулады. Бу җиңү — артистларның тырыш хезмәте, зур таланты һәм милли мәдәниятебезгә булган чиксез мәхәббәте нәтиҗәсе. Вәкилләребез район данын республика кимәлендә лаеклы яклады.

Якташларыбызны югары уңышлары белән котлыйбыз. Аларга алдагы көннәрдә дә яңа иҗади илһам, якты җиңүләр һәм уңышлар телибез!

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев