Сарманның ак әбисе Вәсилә Юнысовага 104 яшь тулды
Җәмгыять

Сарманның ак әбисе Вәсилә Юнысовага 104 яшь тулды

Бүген, 25 сентябрьдә, Сарман районының иң өлкән кешесе — Түбән Ләшәү авылында яшәүче хезмәт ветераны Вәсилә Корбангали кызы Юнысова 104 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Олы яшьтәге ветеранны туган көне белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин шәхсән тәбрик итте.

«Вәсилә апа, Сезне чын күңелдән олуг бәйрәмегез белән котлыйм! Районыбызда шундый йөзъяшәр ак әбиләребезнең булуы — безнең өчен зур шатлык. Тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яшәгәнегез өчен олы рәхмәт Сезгә. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телим», — диде Фәрит Мөнәвир улы.

Шулай ук Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, якыннары, туганнары һәм авылдашлары да Вәсилә апага сихәтлек, алдагы көннәрдә дә кадер-хөрмәт теләделәр.

«Сарман-информ» редакциясе дә райондашыбызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарының җылысын тоеп яшәвен тели!


Нет комментариев