Җәмгыять

Татарстанда быел урман янгыннары теркәлмәде

Татарстанның «Урман янгыннары үзәге» белгечләре ел башыннан урман фонды белән чиктәш җирләрдә 372 термик нокта һәм 224 янып китү очрагын теркәде.

Аларны ачыклау һәм юкка чыгару эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әйтүенчә, быел урман янгыннары булмаган. Хәзер республикада янгын куркынычының 3 нче классы билгеләнгән. Янгын куркынычы сезоны октябрь урталарында тәмамлана. Бу чорда хәлне космостан һәм җир өстеннән күзәтү эшләре дәвам итә.

Көзге чорда да янгын чыгу хәвефе югары кала. Коры үлән, коелган яфраклар тиз кабынып китәргә мөмкин. Шулай ук өй тирәсен тәртипкә салучылар һәм гөмбәгә йөрүчеләрнең дә саксызлыгы сәбәп булуы ихтимал.

Урманда яки аңа якын җирләрдә ут чыгуын күрсәгез, оператив хезмәтләргә шалтыратыгыз: 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.


Нет комментариев