Райондашыбыз Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде
Җәмгыять

Райондашыбыз Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры итеп билгеләнде

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә яңа җитәкче.

Әлеге иҗат коллективының директоры вазифасына райондашыбыз Илфир Якупов билгеләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналындагы хәбәргә таянып, «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Илфир Якупов – Иске Минзәләбаш авылыннан. Ул Чаллы шәһәрендәге 54нче гимназиядә белем алган һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Үзенең хезмәт юлын ТР Мәдәният министрлыгында театр сәнгате буенча әйдәп баручы белгеч булып башлаган, соңрак Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры ярдәмчесе вазифасын башкарган.

Аннан соң аның тормышы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйләнде: ул монда директор вазифасына кадәр күтәрелде, ә соңгы елларда беренче директор урынбасары һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде. 2019 елда ул Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булды.

Ансамбль директоры вазифасын моңа кадәр башкарган Юрий Жуков хезмәт килешүе срогы тәмамлану сәбәпле эшен төгәлләде. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова аңа республика мәдәниятенә 20 елдан артык хезмәт иткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа җитәкче Илфир Якуповны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады.

Фото чыганактан алынды


Нет комментариев