Бүген, 25 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән.
Температура фоны бераз төшсә дә, республикада көн чагыштырмача җылы кала.
Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак. Көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез һава температурасы республикада +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда – +22...+24 градус). Төнлә +6...+11 градус, ә төбәкнең көнбатышында +15 градуска кадәр булуы көтелә.
Сарман районында һава торышы
Сарман районында да аналогик һава торышы көтелә: көн дәвамында явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндезге һава температурасы +20...+23 градус тирәсе куелачак, җил көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Нет комментариев