Татарстанда икенче баласы туган яшь аналарга 350 мең сум биреләчәк
Җәмгыять

Татарстанда икенче баласы туган яшь аналарга 350 мең сум биреләчәк

Татарстанда яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасын гамәлгә кертмәкче булалар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм алдагы балалары туганда 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм каралган.

Татарстан Республикасы Кабинет Министрының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу ярдәм программасы 2032 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак дип көтелә.
Акчалата ярдәмне алу өчен түбәндәге шартларны истә тоту кирәк:

  • Түләү алуга гаризаны бала туган көннән башлап алты айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
  • Ананың Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычы булмаска тиеш.

Нет комментариев