Урамда — сентябрь. Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә тормышка ашырылучы “Шифа” проекты да көзгә күчте. Көннәр кыскаруга таба барганга, аның бары вакыты гына үзгәрде, юнәлеше дә, урыны да, максат-бурычлары да шул ук калды.
12 сентябрь көнне Хәтер обелискы территориясе янә хатирәләргә күмелде. Бу юлы икенче икмәгебез — бәрәңгене үзәккә куеп, шушы яшелчә хакында сүз барды. Кем ничек утырта, зур уңышның сере нәрсәдә, янәшәсенә нәрсә утыртырга ярамый, кыскасы, нишләсәң, ничек була — барысы турында да җентекләп сөйләштек. Дәресебезнең икенче өлешен авылыбызның нефтьче һөнәрен сайлаган абый-апаларына багышладык. Исәннәренә рәхмәт әйттек, үлгәннәренең рухларына дога кылдык, аларны искә алдык. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары дәрес алдыннан мәйданны тәртипкә китерделәр һәм нефтьчеләргә рәхмәтләрен рәсемнәре аша белдерделәр.
Җәлил поселогы белән Әлмәт шәһәре якын булгангамы, җир мае табучылар шактый күп авылда. Соббух Рәфыйков, Фәнүз һәм Фәрит Гарифуллиннар, Әбүзәр абый Хөррәмов, Хәния апа Байхуҗина, Гөлшат апа Миңнебаева, Мөдәрис абый Сәгыйдуллинның хатыны Фәнзия апа үзләре хакында үзләре сөйләделәр. Авылның беренче нефть чыгаручылары Хәмзә, Карам, Әдип абыйлар хакындагы истәлекләр белән Хәмзә абыйның кызы Илсөяр апа уртаклашты. Ләззәт Кәримовның кызы Ләйсәнә апа, Азат Ризатдиновның туганы Лениз абый, Мөдәрис абыйның улы Рафис Сәгыйдуллин, Флер абый Ситдыйковның кызы Эльмира, улы Рубис якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Фәнүз абыйның кызы — уңган пешекче, Җәлил бистәсендә нефтьчеләрне кайнар аш белән сыйлаучы Резидә дә кулларыннан куанса иде. Пешереп җибәргән күчтәнәчләре бик тәмле булды. Аның үзе белән күрешәсе килү теләге калды. Бәрәңге дурычмагы өчен, остага аерым мактау сүзләре яңгырады.

Көннәр суыклыгын исәпкә алып, бу юлы самавыр янына казан да килде. Авылыбыз киленнәре Мәхфирәт белән Зарина пешергән пылауның исе бөтен авылга таралды, авыздан сулар китерде. Җәлил бистәсеннән килгән кунакларыбыз: шигьри җанлы Рәис Кәлимуллин белән җырчы сандугач Ландыш Нуртдинова кичәгә ямь өстәделәр. Кыскасы, Шифа-Көзне башлап җибәрергә ярдәм кулы сузган, анда катнашкан һәркемгә рәхмәтебез барып ирешсә иде. Күк йөзен болыт каплап, Хәтер кичәсен бозмаган яңгырга да — рәхмәт.

Ландыш Шәйдуллина
Нет комментариев