Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша
Җәмгыять

Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша

Сарман авылында яшәүче Гөлшат Салихова белән очрашырга җыенуымны белгәч, танышларым: «Нәрсәләр ясый беләсең?» – дип сорама, «Әле нәрсәне ясап карамадың?» – дип сора», – дигән киңәш бирделәр. Сөйләшә торгач, беренче карашка басынкы һәм ир канаты астында артык хафаланмыйча гына яшәүче булып тоелган ханым «эченнән» тормышка теше-тырнагы белән ябышкан, бик тә тәвәккәл, алтын куллы көчле хатын-кыз килеп чыкты. Өстәвенә үзе һәр компаниянең йөрәге булырлык җор телле дә икән әле. Ә менә туачак оныгына үз куллары белән, яратып, матур теләкләр теләп, бишек үрүе аның нечкә күңелле әби икәнлеген дә күрсәтә. Әмма тышкы кыяфәте, күңеле белән һич кенә дә әби сыйфатында түгел әле ул. Шулай итеп, безнең «Милли бизәкләр”ебез проектында яктыртылырга чын-чынлап лаек кеше ул. Ә безнең сөйләшү гомернең иң матур чорыннан – балачак иленнән башланды.

«Артык хафаланмыйча» дигән сүзләрегездә дөреслек юк түгел. Ул минем балачагыма карый. Хәер, уй-хафалар балалардан ерак йөрергә тиештер дә инде ул. Минем, чыннан да, сабый чагым бик матур үтте, әти-әнием кочагында бик бәхетле бала булып, иркә-назга, игътибар һәм кайгыртуга  төренеп үстем. Әтием Рәшит Барый улы «Сельхозтехника» һәм «Сельхозхимия» оешмаларында җитәкченең транспорт буенча урынбасары булып эшләде. Әнием Гүзәл Вәлиәхмәт кызы салым инспекциясендә хезмәт куйды. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Бөтен эшне бергәләп башкардылар. Кибет яки базарга да бер-берсеннән башка йөрмәделәр, аерым гына әйбер алмадылар. Аларның күркәм мөнәсәбәте, үзара мәхәббәте безнең өчен матур үрнәк булды. Кызганычка каршы, икесе дә бу дөньядан иртәрәк киттеләр.

–  Безнең, дисез. Туганыгызны күздә тотасыздыр инде?

Әйе, минем Гөлназ апам да бар иде. Җәй айларын без аның белән Юлтимердәге Гайнелхәят әбиемдә үткәрә идек. Безне күп эшкә шул әбиебез өйрәтте. Идәнен дә юдык, суын да китердек, бакчаны да карадык. Үсә төшкәч, сыер саварга, сарык йоны алырга да өйрәндек. Әби әле безне йон язарга, җеп эрләргә, катарга, юарга, бияләй-носкилар бәйләргә дә өйрәтте. Үзем кияүгә чыгып, балалар үстергәндә, бәйли белүем бик тә ярап куйды.

Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша

– Мәктәп елларыгыз ничегрәк үтте?

Апам белән икебез дә спортны яраттык. Хәер, беренче мәктәптә укып, аны яратмаска мөмкин дә түгелдер. Без дә волейбол, баскетбол, чаңгы түгәрәкләренә йөрдек, төрле ярышларда мәктәп данын якладык. Укуын да әйбәт укыдык. Рәсемебез Мактау тактасында торды. Мәктәпне тәмамлагач, мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеген үзләштердем. Аннан салым инспекциясенә эшкә кайттым. Шул ук вакытта Казан финанс-икътисад институтына читтән торып укырга кердем. Банк, социаль яклау, «Татэнергосбыт» оешмаларында, исәп-хисап үзәгендә баш хисапчы, белгеч, баш белгеч, җитәкче булып эшләдем. «Бердәм Россия» партиясе органнарында эшләп алдым. Соңгы биш елда район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә баш белгеч вазифаларын башкарам. Кыскасы – саннар, тендерлар, аукционнар...

– Ә үзегезнең күңел иҗатсыз да тора алмый, матур әйберләр яратасыз.

Анысы да бар, икенчедән, күңел өчен генә түгел, кирәк булган өчен дә ясыйм мин аларны. Әйтик, беренче калфагымны кызыма татар теле дәресе өчен ясадым. Ул елларда әле ул милли баш киемебез юк дәрәҗәсендә иде, хәтта – Интернетта да. Аннан соң мин аны үзем тегәргә булдым, матур ташлар беркеттем. Ошады. Соңыннан изолоннан чәчәкләр ясый башладым. Яктырткыч ясап карыйсым килде. Чәчәкләр ясап, полипропилен торбаларга беркеттем, астын алебастр белән катырдым. Ә менә электр чыбыкларын ирем сузып бирде. Сораган кешеләргә дә ясадым. Тик шундый үзенчәлегем бар – берникадәр вакыт нинди дә булса эш белән шөгыльләнгәннән соң, кулым икенчесен эзли башлый. Аннан соң, кеше эшләмәгән әйберне эшләп карыйсы килү теләгем дә бар. Бервакыт ротанг дигән материаллар чыкты. Өйгә, ишек алдына гөл чүлмәкләре, чиләкләр, чыршы астына «итәк»ләр үрә башладым. Мондый вакытта йокысы да кача бит аның. Көн дә утырдым, төн дә... Аннан соң кайдадыр гипоксид сумаладан ясалган сәгать күрдем. Ошады, әмма шактый кыйммәт. Ә ник үземә ясамаска? Өйрәндем бит! Үземә дә ясадым, кызыма да, таныш-белешләргә бүләккә дә. «Сарман» дигән язулысын да эшләдем. Яңа ел җитәрәк, елка уенчыкларына тотындым. Бала көтүче кызым ешрак кайта башлагач, туктатып тордым, чөнки гипоксид сумала – бик зарарлы. Өстәвенә җәй дә җитте. Елның бу фасылында өйдә дә, ишегалдында да эш күп була.

Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша

– Кул эшенә теләк кенә түгел, сәләт тә кирәк бит әле. Ул каян килә дип уйлыйсыз?

Белмим дә инде. Хәер, Гайнелхәят әбиемнәндер. Ул кул эшләренә оста булды. Ә әти-әнием ковер чигәләр иде. Әле дә бик яхшы хәтерлим: юка җәймәләрне такта белән тарттырып бәйләп куялар да, эшкә тотыналар. Бик матур килеп чыга иде.

Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша

– Ирегез, балаларыгыз ничек карый бу шөгыльләрегезгә? Балаларыгыз үзегезгә охшаганмы?

«Тагын нәрсә уйлап таптың инде?» – ди Рамил кайчак. Ул үзе дә беркайчан да эшсез тормый. Газ оешмасында да эшли, программист та, ә өйдә – оста бакчачы. Сортлы виктория, кура җиләге, груша, чия, алмагач, төче чия, кара бөрлегән... – барысы да – аның стихиясе. Үсентеләрне үзе ала, бергәләп утыртабыз, ул карый, кайнатмалар, компотларны мин ясыйм, арткан җиләк-җимешләрне туганнарга, кешеләргә күчтәнәч итеп тә бирәм. Балаларга килгәндә, олы кызыбыз Аделя Чаллыда яши, тормыш иптәше белән бер кыз үстерә, спортны ярата, төрле бәйгеләрдә катнаша, кайтып, Сарман данын да яклаша. Алинабыз 11 сыйныфта укый, юрист булырга хыяллана. Хәзерге яшьләрнең шөгыльләре күп бит аларның, буш вакытлары юк диярлек. Шулай да елка уенчыкларын Алина белән ясаган идек.

– Сез беренче карашка усал сыман күренәсез. Бу тышкы кабык кынамы?

Әйе, кайчак иремә дә: «Бу хатын белән ничек торасың?» – диләр. Алай үземә усал сыман тоелмыйм. Әмма тәвәккәллегем бар. 15 яшьтә рульгә утырып карадым. Берәр нәрсә ясап карыйсым килә икән, мин аны эшлим. Бишек белән дә шулай булды. Оныгым булачагын белгәч тә, кибетләрдән бишек эзли башладым. Ә алар шактый кыйммәт. Түләүле мастер-класслар үттем дә, кирәк-яракларны алдым. Башта курчак бишеге үреп карадым, ошады, аннан соң оныгыма бәйләдем. Ул да яратты, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр дә бишектә үскән бит. Үземә иң ошаган әйберем шул булды, дип әйтә алам. Әби-бабаларым рухын тойгандай булдым. Бервакыт шундый кызык хәл дә булды. Бер танышым минем исемнән заказлар алып, чәчәкләр ясап яткан. Миннән алдан ук ничек ясарга икәнен җентекләп сорашкан иде. Нәрсә әйтим инде, көлеп кенә куйдым. Җәй саен 100әр чеби алам. Күчтәнәчкә җибәрергә дә бик әйбәт була. Кешене сөендерүдән, нәрсә дә булса бирүдән тәм табам.

Гөлшат Салихова бишекләргә йөрәк җылысын да куша

– Киләчәккә нинди хыялларыгыз бар?

Оныгымны, шулай ук туачакларын да үстерешәсем килә. Әле тагын күпме ясыйсы килгән әйберләрем дә бар. Миңа үзебезнең милли киемнәр, аксессуарлар бик ошый. Аларны да ясарга өйрәнәсем килә. Өр-яңа әйбер эзләп табасым килә.

– Кыскасы, Сез һәрвакыт – эзләнүдә. Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә киләчәктә дә яңа табышлар, яңа  ачышлар һәм барлык хыялларыгызның чынга ашуын телибез.

Милләтем бизәкләре

Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев