Җирлек башлыгы диван хуҗасын тапкан
Җәмгыять

Җирлек башлыгы диван хуҗасын тапкан

Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниеваны урман буенда диванын калдырган кешенең гамәле борчуы турында без хәбәр иткән идек.

Шәхси статусында ул аңлатма да язган иде. Чүп хуҗасын шул көнне үк эзләп тапкан тынгысыз җирлек башлыгы.

– Барып әйттем, читенсенделәр инде, гафу үтенделәр. Икенче узуымда урман кыры чистарган иде. 9 Май – Җиңү көненә әзерләнгән көннәрдә мондый тәртипсезлек бер дә килешми инде. Башкарма комитет кызлары белән без бөтен җирне чистартып, җыештырып йөрибез, ә кемдер пычратырга да читенсенми. Алар өчен үзем оялдым әле. Югыйсә, безнең авылларда мондый кешеләр булырга тиеш түгел кебек иде, – диде Вероника Вячеславовна.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына батырлар санынча лаләләр утырткан булганнар. Алар бәйрәмдә аллы-гөлле чәчәкләре белән сәламләрләр. Мәктәп укучылары территорияләрен чистартканнар. Халык белән берлектә зират, мәчет яны өмәләре оештырганнар.      

– 1 Май бәйрәме көннәрендә халык җыеннары үткәрдек. Авылларда көтү чыкты. Яз һәм Хезмәт бәйрәмен бик күңелле каршыладык. Авыл активы белән баганалар агартылды, чисталыкны оештыру эшләрен башкарабыз, – диде җирлек башлыгы.  

Яшәгән җиреңне матурлау, чистарту турында даими язып, аңлатып торабыз. Ә чукраклар һаман табылып тора, җәмәгать. Шаккатмалы! Әйдәгез, матурлыкны бергәләп саклыйк әле!

Альбина Сабирова


Нет комментариев