Җирлек башлыгы диван хуҗасын эзли
Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниеваның шәхси битендәге статусында урман буендагы җиһаз рәсемнәре пәйда булды. Шунда ук аңлатма да язган ул.
“Монысы – безнең заман чире, начарлыгы. Байлык – барлыкның чутсыз күп булуы. Урманга кадәр төяп илтеп, интегеп бушатканчы соң инде!.. Күпме көч, әәә... Таныдым бу мебельнең кемнеке икәнен. Сәламен кереп тапшырам хәзер. Яше 60тан узган гаилә икесе дә”, - дигән.
Чүп хуҗасы хакында “Сарман” газетасына язарга уйлап торабыз әле. Кызыксынсагыз, укырсыз, яме.
Яшәгән җиреңне матурлау, чистарту турында даими язып, аңлатып торабыз. Ә чукраклар һаман табылып тора, җәмәгать. Шаккатмалы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев