Яхшыбайга «Ак калфак»лылар килде
Җәмгыять

Яхшыбайга «Ак калфак»лылар килде

-

24 гыйнварда Яхшыбай авыл клубына кунакка «Ак калфак» оешмасының район берләшмәсе килде. 

Бу очрашу кече авыл өчен зур вакыйга булды. Ике сәгать эчендә чарада катнашучылар калфак тегү серләренә өйрәнделәр, җырладылар, биеделәр, Гаилә елын тантаналы рәвештә ачтылар, чәй табыны артында сыйландылар, серләрен уртаклаштылар. «Ак калфак»лыларның җитәкчесе Ильмира Салихова катнашучыларга бүләкләрен дә алып килде. Тагын очрашырга сөйләшеп, катнашучылар күтәренке кәеф белән таралыштылар.


Нет комментариев