Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә башкарылган иң күләмле һәм әһәмиятле проектларның берсе булып күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү тора. 2008 елдан бирле гамәлгә ашырылып килүче бу программа бүгенге көндә республиканың барлык муниципалитетларын үз эченә ала һәм миллионлаган кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итә. Бүгенге көндә республикада программа үтәлеше 75 процентны тәшкил итә.
Безнең районда да ел саен дистәләп йорт яңартыла, аларга заманча сулыш өрелә. Быел исә Җәлилдә — җиде, Сарманда өч күп фатирлы торак үзгәреш кичерәчәк. Программа кысаларында төп игътибар түбәләрне һәм фасадларны ремонтлауга, йорт эчендәге инженер челтәрләрен, шулай ук йортларның субүлгеч линияләрен яңартуга юнәлтелә.
2026 елга исәпләнгән программаны финанслау күләме 75 миллион 125 мең сумны тәшкил итә. Йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү инженер системаларын ремонтлау һәм алмаштыруга — 3 миллион 587 мең сум каралса, калган өлеше түбәләрне һәм фасадларны яңартуга тотыла. Барлык төзекләндерү эшләрен Илшат Нуриәхмәтов җитәкчелегендәге “Таткоммунжилсервис” җәмгыяте башкара.
Поселоктагы үзгәрешләрне без дә күреп кайттык.
Әхмәдиев урамының 5, 22, 25, 27 йортларында, Җәлил урамының 8 санлы, Ленин урамының 4, 14 номерлы күпкатлы йортларында быел капиталь төзекләндерү эшләре планлаштырылган иде. Бүгенге көндә аларның барысында да төзүчеләр эшлиләр. Поселок халкы бик канәгать, җирлекнең йөзе матурлана, шуңа да бик сөенәбез, - диде поселок җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов.

Бүгенге көндә йортларда яңарту эшләре алып барыла, кайберләрендә төзекләндерү тәмамлану алдында тора.
- Бу йорт 1985 елда төзелде. 1986ның 1 февралендә безгә яңа фатир ачкычы бирделәр. Шуннан бирле йорт төзекләндерелмәде. Дөрес, бер елны подъездларны буяп чыктылар. Быел май аенда әкренләп башлаганнар иде, көн дә төзүчеләр эшләгән тавышка уянабыз. Гаепләп әйтү түгел, ремонт булганына сөенәбез генә. Күптән көттек без аны, бик кирәк иде инде ул. Хәзер бик матур булды. Әллә каян үзенә тартып тора, сарылы-яшелле булуы кәефләрне күтәрә. Балконнарны да тышладылар. Безнең йорт яныннан узып йөрүчеләр кызыгып китәләр, безгә дә шундый ремонт кирәк иде, диләр. Без бик канәгать, - диде Әхмәдиев урамы 22 йортта яшәүче Фаил Җамалиев.

Тумышы белән Иске Минзәләбаштан булган райондашыбыз, гомере буе нефть тармагында слесарь-ремонтчы булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше поселок ашханәсендә, гимназиядә пешекче булып эшләгән. Бер уллары махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Рамилнең сентябрь аенда чираттагы ялга кайтуын көтәләр. “Хәрби батырлыклары өчен өч орден-медаль белән бүләкләделәр. Сагына инде, исән-сау булсыннар. Берничә көн хәбәргә чыкмаса, күңел шомлана башлый. Хәзер элемтәләр дә начар. Иң мөһиме: тынычлык булсын, сәламәтлек кирәк”, - диде Фаил Фаиз улы.
Поселокның Ленин урамы 4, 14 йортларында да төзүчеләр эшли иде. Алар янына да тукталдык.

Беренче йортның фасады ишегалды ягында өлешчә ясалган иде. Эшчеләр түбәсен дә яңарталар. Подъездлар алдындагы матур гөлләр белән хозурланып йөргәндә, кибеттән кайтучы бер ханымны туктаттык.
- Бу йортта 35 ел яшибез инде, шушы дәвер эчендә ремонт булмады. Түбәдән су ага башлаган иде. Бик сөенәбез ремонтка, ахыры хәерле булсын, уңышлы чыксын. 1991 елда күченгән идек, өч бүлмәле фатирда яшибез. Үзем төзелеш оешмасында эшләдем, картым нефтьче булды. Аллаһка шөкер, пенсияләрне биреп торалар, тормышларыбыз яхшы. Дөньялар тынычлансын, сугышлар бетсен, илдә иминлек булсын, - диде Вәзилә апа Галиева.

Ул подъезд төпләренә матур чәчәклек ясаган. Аерым бакчалары да бар икән. Анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Өченче катта яшәүче Илира ханым да аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Йортлары төзекләндерелеп беткәч, бәлки, территорияләрен тагын да матурларлар әле.
Сарманда исә Гаяз Исхакый урамының 21 йортын тышладылар. Ул хәзер бик купшы күренә. Ә Ленин урамында 58, 60 күпкатлы йортларда түбә алмаштырылды.

Республика программасының җирлекләрдәге инфраструктураны үзгәртүгә керткән өлеше гаять зур. Күп фатирлы йортлардагы ремонт анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыра, куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге өчен мөһим. Капиталь төзекләндерү йортларның гомерен дә озайта. Республика Хөкүмәте алдагы елларда программаны киңәйтү юлыннан бара. Ремонт эшләре генә түгел, ә проект документациясе әзерләү, төзелеш контроле кебек оештыру чараларына да зур игътибар бирелә.

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы республиканың социаль-икътисади үсешендә мөһим урын алып тора. Бу — республика җитәкчелегенең халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән озак сроклы стратегиясенең бер өлеше. Һәр яңартылган йорт, һәр төзекләнгән фасад — безнең республикабызның, районнарның яңарып, матурланып баруының ачык дәлиле.
Альбина Сабирова
Нет комментариев