САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин татар булып калырга өндәде

Дәүләт Советы рәисе халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать итте һәм милләткә тугрылык сакларга өндәде.

«Хөрмәтле милләттәшләр, халык санын алу - татарлар өчен аеруча мөһим чара, чөнки халкыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә яши. Татарларның Россиядә сан буенча икенче урынны саклап калуы барчабыздан да тора.
Минем балачагым Акташ авылында үтте, рус мәктәбендә белем алдым, рус малайлары белән уйнадым. Татар әдәби телен Дәүләт Советы рәисе булып сайлангач өйрәндем. Депутат, язучыларыбызның китапларын укыдым, алар белән бәхәсләштем, фикер алыштым. Бу аралашулар миңа татарның дөнья тарихында тоткан ролен һәм безнең алда торган максатларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте», — ди ул.
«Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана. Мин барыгызны да җанисәптә татар дип язылырга чакырам. Халкыбызның киләчәге безнең кулларда», — дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев