Район үзәгенең “Сандугач” балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чара үтте.
Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән, ябыштырып, “Дуслык агачы”, Россия әләмен ясадылар, шигъри юллар аша бәйрәм сәламе ирештерделәр.
- Балаларны кечкенәдән үк патриотик рухта тәрбиялибез. Туган җирне, туган телне сөяргә, төрле милләтләрнең үзара дус-тату яшәргә тиешлегенә төшендерәбез. Милли костюмнардан чыгыш ясау да аларда зур кызыксыну уята, - диде төркем тәрбиячесе Гөлшат Мостафина.
“Тыныч булсын аяз күгебез,
Нур бөркесен көләч йөзебез.
Хуҗалары илнең – үзебез,.
Бердәмлектә - көчебез,
Күңелләрдә безнең бер теләк –
Дус яшик, әйдәгез, бергәләп”, - диләр балалар.
Нет комментариев