САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Халык контроле» күп мәсьәләләрне хәл итә

Узган ел аңа сарманлылардан 160 мөрәҗәгать кергән.

Илкүләм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы халык арасында елдан-ел популярлаша бара. Моны район Башкарма комитетының гомуми бүлегеннән алынган саннар да раслый. Әйтик, 2022 елда район халкыннан аңа 140 мөрәҗәгать кереп, аларның 107 се уңай хәл ителсә, узган ел кергән 160 мөрәҗәгатьнең 124 се буенча мәсьәлә хәл ителгән. Без гомуми бүлек начальнигы Марат Алиуллинга берничә сорау бирдек.

— Ә узган ел хәл ителмичә калган 36 мөрәҗәгать белән эшләр ничек тора?
— Аларның 18 е буенча эш планлаштырылды, 15 мөрәҗәгать җитди сәбәпләр белән кире кагылды, өч мөрәҗәгать буенча бүгенге көндә эшләр башкарыла. 
— 2022 елда халык иң күбе төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән иде. Ә узган ел кешеләрне нәрсәләр борчыды?
— Мөрәҗәгатьләр, нигездә, күп фатирлы йортлар янындагы территориядәге асфальт өслекне ремонтлау, территорияне төзекләндерү, кыш көне урам-юл челтәре объектларын тәртиптә тоту, урамнарны яктырту, коммуналь хезмәтләр, каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча булды. Әлбәттә, халыкның үзе яшәгән йорт-җиренә генә түгел, әйләнә-тирәгә дә игътибарлы булуы һәм таләпчәнлеге куанычлы. 
— Хәл ителгән мәсьәләләрнең берничәсенә тукталып үтсәгез иде.
— Мәсәлән, Җәлил поселогыннан бер күпкатлы йорт баскычының, подъезд алдының кардан чистартылмавы турында хәбәр иттеләр. «Мондый баскычтан кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар ничек йөрергә тиешләр?» — дип язган мөрәҗәгать итүче. Бу мәсьәлә, шулай ук урамнарны яктырту турындагы мөрәҗәгать буенча эшләр башкарылды. Урамнарның берсендә юлдагы асфальт өслекнең ярылуы, аның транспорт хәрәкәтенә комачаулык итүе, әлеге юлда ясалма тигезсезлекнең булмавы турында да хәбәр керде. Бу кимчелек тә бетерелде. Район авылларының берсеннән урамда киселгән агач ботаклары аунап ятуы турында хәбәр иттеләр. Алар тиз арада җыеп алынды. 
— Ә ниндирәк мөрәҗәгатьләр кичектерелде яки үтәү мөмкинлеге булмады?
— Район җирлекләренең берсеннән: «Күп фатирлы йортта яшибез. Салкын су счетчигы куйдырдык, пломба өчен түләдек, ләкин җаваплы оешма пломбаны һаман куеп китмәде», — дип яздылар. Пломба куярга тиешле оешмадан исә: «Ул йортта яшәүчеләрдән пломба куюга заявка кермәде», — дип җавап бирделәр. «Балалар өчен тау урнаштырдылар. Аның кече яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгәне күренеп тора. Ләкин аның баскычлары биек, балалар егылалар», — дип яздылар. Моңа карата шуны әйтеп була — балалар өчен тау «Безнең ишегалды» программасы буенча урнаштырылды. Халык белән килешенде, куркынычсызлык сертификаты бар.
— Оешмалар эшчәнлегенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр булмадымы?
— Юк.
— Бу көннәрдә көчле бураннар халыкны чын мәгънәсендә ныклыкка сынады. «Юлларны кар күмә» дип зарланучылар, мөгаен, булгандыр.
— Әйе, чыннан да, булды. Бу көннәрдә кар чистарту техникасы тәүлек буе диярлек ял көннәрсез эшләде, мөмкинлеккә карап, торак пунктлар эчендәге юллар даими чистартылып торды. 
— "Халык контроле«нә мөрәҗәгать итү тәртибен искә төшереп үтик әле.
— Ул бик гади. Республиканың дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, «Халык контроле» бүлегенә керергә һәм хәбәрегезгә туры килә торган категорияне сайларга кирәк. Анда сез үзегезне борчыган проблема турында хәбәр калдыра аласыз. Форсаттан файдаланып, "Халык контроле"нә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен дә искә төшерик. Болар — сакцияләнмәгән чүплекләр, юл хәрәкәтенә комачаулаучы автомобильләр, территорияне төзекләндерү, иясез этләр һәм песиләр, һава, су, балалар бакчасы, һәркем өчен уңайлы мохит, торак-коммуналь хезмәтләр, торак төзелеше, капиталь төзекләндерү, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, коррупция, социаль яклау чаралары, комарлы уеннар һәм башкалар.

Шунысын да белеп тору кирәк — "Халык контроле"ндә теркәлгән һәркем хәбәр урнаштырырга гына түгел, мәсьәләнең чишелешенә уңай яки тискәре бәя бирергә дә хокуклы. Моңа карап теге яки бу тармакның ничек эшләгәнен билгеләргә дә була. Шулай ук хәбәр бирүче башка кешенең мөрәҗәгатенә кушыла да ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев